30 октябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда 16 яшьлек йөртүченең гаебе белән үсмер һәлак булган
Лаеш районында юл фаҗигасендә 14 яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Бала утыргыч каешын эләктермәгән булган.
-
Яңалыклар
«Иман куркудан көчле»: җырчы Алсу Коръәндәге хакыйкать турында фикерләре белән бүлешкән
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Алсу үзенең социаль челтәрләрендә, Коръән сүзләрен китереп, Аллаһ турындагы фикерләре белән уртаклашкан. Җырчы шул рәвешле күңел тынычлыгы турында фәлсәфә корган.
-
Ватан хакына
Хәтер сагында
Мәрхәмәтле йөрәкле карт бабам Тямаев Фатыйх Вәлиулла улы, карт әбием Хәдичә Нурхамәт кызы мисалында Бөек Ватан сугышы елларында Бөек җиңүгә өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре турында сөйлисем килә.
-
Ватан хакына
«Егетләр арасында дуслык көчле»
Махсус хәрби операция башлангач, без – Апас мәктәбе укучылары да читтә калмадык. Иң элек сыйныфыбыз белән гуманитар ярдәм җыйдык. Җылы оекбашлар бәйләп килдек, әниләребез белән токмачлар ясадык. Аннан «Солдатка хат» акциясендә катнаштык.
-
Ватан хакына
Эш-гамәлләрең белән көчле бул!
Якын бабам (без аны яратып шулай дип йөртәбез) Марсель Сәгыйть улы Харисов 1938 елда Актаныш районының Яңа Җияш авылында дөньяга аваз сала. Аның тормышы – ныклык һәм хезмәт тарихы. Авырлыклар белән үткән балачагы, тормыш мәгънәсе, өлкән яшьтә булуына карамастан, тормыш белән янәшә атлавы турындагы фикерләрен ул миңа да җиткерде. Минем яхшы кеше булып үсүемне теләгәндер...
-
Яңалыклар
50 мең сумлык хезмәт хакы булган татарстанлыларның пенсиясе нинди булачагын әйттеләр
Әгәр кеше 50 мең сум акча эшләсә, картлыкта ул 20 мең сум пенсиягә өмет итә алачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Ринат Фазыловка Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары таныклыгы тапшырылды
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ринат Фазыловка Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары таныклыгын тапшырды.
-
Язмыш
Түзсен ана йөрәге
Районнарга сәфәргә чыккач, авылларга туктап, кешеләре белән аралашып йөрү гадәтебез бар. Бу юлы да Тәтеш районының Зур Әтрәч авылына килеп кергәч, трактор арбасы өстендә тирес бушатып маташучы Алсу Йосыпова белән аралашып киттек. Сүз иярә сүз китеп, үзенең бик борчулы вакыты булуын, иренең – СВОда, игезәк улларының армиядә икәнен әйтте ул. Йөрәген ниләр яндырганны безгә дә сөйләде.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Тынычлык көткәндә
-
Яңалыклар
Якшәмбе көннәрендә ремонт ясауны тыймакчылар
Дәүләт Думасында бөтен ил күләмендә якшәмбе көннәрендә ремонт ясауга тыю кертүне тәкъдим иткәннәр. Тиешле документ Хөкүмәткә юлланган да инде, дип яза «ТАСС».
-
МӨҺИМ
Эчеп авыру: антибиотикларның файдасы тими башлаган
Антибиотикларның файдасы тими башлады! Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Алар уздырган соңгы тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, соңгы биш елда бөтен дөнья күләмендә антибиотикларга бирешми торган бактерияләр саны арткан.
-
Җәмгыять
Гыйффәт туташ: шагыйрә Заһидә Бурнашеваның тууына 130 ел
Рязань губернасының Әҗе авылында туып үскән татар кызы «гыйффәт» сүзенең мәгънәсен күңеленең арулыгы, керсезлеге, халкына тугрылыгы белән аңлаткан.
-
Яңалыклар
Мәгариф министрлыгында ата-аналарның җыелышларга онлайн тоташа алуын аңлаттылар
Мәктәп укучыларының әти-әниләре ата-аналар җыелышларында мәгариф оешмасы билгеләгән теләсә нинди форматта – шәхсән, дистанцион яки катнаш режимда катнашу хокукына ия. Бу хакта Мәгариф министрлыгының Дәүләт Думасы депутатларының мөрәҗәгатенә биргән җавабында әйтелә, дип хәбәр итә «РИА Новости».
-
Яңалыклар
Казанда яшәүче хатын-кыз ярты миллион сумга якын акчасыннан мәхрүм калган
Казанда яшәүче хатын-кыз, дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтына зыян килгәннән соң, акчаларын саклап калырга теләп, алдакчылар счетына ярты миллион сумга якын акчасын күчергән. Хәзерге вакытта «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Яңалыклар
Ислам мәдәнияте музеенда гарәп каллиграфиясе сәнгате буенча остаханә узачак
Якшәмбе көнне, 2 ноябрьдә Казан Кирмәнендәге Ислам мәдәнияте музеенда шәһәр халкы өчен «Гарәп каллиграфиясе сәнгате: дөнья хәзинәсе» дигән остаханә уздырыла.